Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казан теннисчысы Япониядә халыкара турнирда җиңде
Финалда 16 яшьлек Мария Бондаренко Германиядән килгән яшьтәшен җиңде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Казан теннисчысы Мария Бондаренко Япониянең Нагоя шәһәрендә узган халыкара турнирда җиңү яулады.
Юниорлар арасында ITF турниры финалында 16 яшьлек Бондаренко Германиядән килгән яшьтәше Настасья Мариан Шюнкны җиңде. Очрашу хисабы – 2:0 (6:4, 7:6).
Бу җиңү Мария Бондаренкога ITF рейтингында биш позициягә күтәрелергә мөмкинлек бирде. Хәзер ул дөньяның иң яхшы яшүсмер кызлары исемлегендә 25нче урынны алып тора.

Иң яхшы 25 теннисчы арасына шулай ук Россия кызлары: Алинә Чараева (15нче урын), Оксана Селехметьева (17нче урын) һәм Татарстан җыелма командасының тагын бер вәкиле - Полина Кудерметова (21нче урын) керә. Полина Казан «Ак Барс»ының элеккеге уенчы Эдуард Кудерметовның кече кызы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз