news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан теннис буенча Ауропа чемпионаты өчен көрәштә җиңүе уңаеннан котлаулар кабул итә

Марат Бариев исеменә РФ транспорт министры, Россия Өстәл теннисы федерациясе президенты Игорь Левитиннан Хөкүмәт телеграммасы килде

(Казан, 18 июль, “Татар-информ”). ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев исеменә РФ транспорт министры, Россия Өстәл теннисы федерациясе президенты Игорь Левитиннан Хөкүмәт телеграммасы килде.
2008 елда Ауропаның Өстәл теннисы берлеге директораты тарафыннан яшүсмерләр һәм кызлар арасында Ауропа чемпионатын 2011 елда Татарстан башкаласында үткәрү турында карар кабул ителә, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һтм туристлык министрлыгының матбугат хезмәте.
“Бу Россия Федерациясенең дөнья спорты аренасында елдан-ел үсә барган дәрәҗәсе, заявка кампаниясе үткәрү, республика Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының зур эш башкаруы, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең ярдәме аркасында мөмкин булды”, - диелә телеграммада.
Искәртеп узабыз, Игорь Левитин алдарак ТР Президенты Минтимер Шәймиев исеменә котлау хаты юллаган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot