news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан телевизион манарасы беренче тапкыр Ураза гаете уңаеннан утлар белән балкыды

Ураза гаете төнендә Казанның телевизион манарасы тәүге тапкыр бәйрәмчә утлар белән бизәлде. Ул 19.00да кояш бату белән, Ураза бәйрәме кергәч үк кабынды һәм төсле нурлар белән 23.00гә кадәр балкыды.

Бәйрәм төнендә манарада татар милли бизәкләре һәм «Ураза бәйрәме» язуы белән утлы шоу уйнады. Телевизион манараның биеклеге – 180 метр. Аны шәһәрнең төрле почмагыннан күрергә мөмкин.

Казан телеманарасын бизәү Татарстан башкаласында бәйрәм мохитен тудыра, халыкка һәм кунакларга Ураза бәйрәме җиткергән гомумкешелек кыйммәтләре турында искә төшерә.

Нәзарәт һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәре филиалы «Татарстан Республикасы Радиотелевизион тапшыру үзәге» җитәкчелегенә мөселман календаренда иң мөһим даталарның берсенә күрсәткән игътибары һәм ихтирамы өчен рәхмәтен белдерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100