Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан телевидениесе алып баручысы «Миссис Россия International 2024» титулын яулады
Казан телевидение алып баручысы Динара Вургафт «Миссис Россия International 2024» конкурсында җиңде. Бу хакта ул «Вконтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә сөйләде.
«Төп таҗны Казанга алып кайтам. «Татарстан гүзәле» конкурсында җиңгәннән соң, нәкъ 10 ел узгач, мин үз хыялымны тормышка ашырдым», — дип язган җиңүче.
Вургафт 2014 елда «Татарстан гүзәле» титулына ия булды. Ул чакта ул Акбашева фамилиясен йөртә иде.
Конкурска нәтиҗәләрне Ростов Донда ясадылар. Динара Вургафттан тыш, анда катнашучылар арасында Казанның тагын ике вәкиле — Альбина Каменецкая һәм Екатерина Биккинина бар иде.
«Миссис Россия International 2024» җиңүчесе хәзер «Миссис International» дөньякүләм конкурсында катнашырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз