Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Казан" телерадиокомпаниясендә - яңа җитәкче
Вазифага "Татмедиа" АҖ генераль директорының телевидение һәм радиотапшырулар буенча урынбасары Марина Коновалова билгеләнгән
(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүгенге көннән "Татмедиа" АҖ филиалы - "Казан" ТРКда - яңа җитәкче. "ТНВ" ТРК" АҖга эшкә күчкән Мәдинә Тимерҗанова урынына генераль директор булып "Татмедиа" АҖ генераль директорының телевидение һәм радиотапшырулар буенча урынбасары Марина Коновалова билгеләнде.
ТРК коллективына яңа җитәкчене "Татмедиа" АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин тәкъдим итте.
Әйтергә кирәк, "Казан" телерадиокомпаниясе коллективына Марина Коновалова таныш - ул элек телекомпания генераль директорының таныту-алга этәрү буенча урынбасары иде.
Белешмә өчен. Коновалова Марина Александровна 1967 елның 13 апрелендә туган. Казан дәүләт сәнгать һәм мәдәният институтын, Идел буе дәүләт хезмәте академиясен тәмамлаган.
Төрле елларда эшләгән урыннары:
- "Луч" телекомпаниясендә редактор-алып баручы, маркетинг һәм реклама буенча директор;
- "Татнефть" ААҖ имиджмейкеры; - "Татарстан" ДТРКның "Диктор-ТВ" студиясе мөхәррире;
- "Яңа гасыр" ТРК" ААҖдә җәмәгатьчелек белән элемтә үзәге директоры, коммерция директоры;
- "Татмедиа" АҖ филиалы - "Казан" телерадиокомпаниясе генераль директорының таныту-алга этәрү буенча урынбасары вазифаларын башкарган.
2015 елда "Татмедиа" генераль директорының телевидение һәм радиотапшырулар буенча урынбасары һәм "Чаллы ТВ" телерадиокомпаниясе генераль директоры вазифаларын биләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз