news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан телеманарасында Татарстан Дәүләт флагы көне уңаеннан төсле утлар кабыначак

Бүген Казан телеманарасында Татарстан Дәүләт флагы көне уңаеннан төсле утлар кабыначак. Бу хакта ТР башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанлылар тематик иллюминацияне 17.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр күзәтә ала.

«Ак Барс Арена» медиафасадында да бәйрәм контенты барлыкка киләчәк.

Татарстан флагы 1991 елның 29 ноябрендә ТАССР Югары Советы карары белән гамәлгә куела.

news_right_1
news_right_2
news_bot