news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан телеманарасында РФ Конституциясе көнендә бәйрәм яктыртуы барлыкка киләчәк

Казан телеманарасында 12 декабрьдә РФ Конституциясе көнен бәйрәм итү уңаеннан бәйрәм яктыртуы барлыкка киләчәк.

Корылма россия триколоры төсләренә буялачак, анда «Конституция көне» дип язылачак.

Бәйрәм иллюминациясен 15:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр күрергә мөмкин булачак, дип хәбәр иттеләр ТР Цифрлар министрлыгында.

Шулай ук акциягә Мәскәү, Благовещенск, Брянск, Грозный, Майкоп, Мурманск, Түбән Новгород һәм башка шәһәрләр телеманаралары да кушылачак.

Россия Конституциясе 1993 елның 12 декабрендә кабул ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot