news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан телеманарасы Ураза Гаете көнне төсле утларын кабызачак

20 апрельдә Казан телеманарасында бәйрәм утлары кабына. Анда якынлашып килүче Ураза гаете белән котлау да булачак. Бу хакта Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәм утлары 19:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр янып торачак.

Искәртик, Татарстанда 21 апрель, Ураза гаете, эш көне булмаган бәйрәм көне дип игълан ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100