news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан телеманарасы Россия флагы төсләре белән яктыртылачак

Телеманара иртәгә сәгать 19.30дан 23.00гә кадәр яктыртылып торачак.

Иртәгә, Россия Дәүләт флагы көнендә, сәгать 19.30дан 23.00гә кадәр Казан телеманарасы Россия флагы төсләре белән яктыртылачак.

«Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәре телеманарасы Россиянең башка шәһәрләрендә дә яктыртылып торачак. Әләм – дәүләтнең мөһим символларының берсе. Ул гражданнарны үз илен көчле һәм чәчәк атучы держава буларак күрү теләген арттыра, горурлык хисе тудыра», - дип хәбәр иттеләр «Татарстан Республикасы Радиотелевизион тапшыру үзәге» матбугат хезмәтендә.

  • РФ Дәүләт флагы көне - илнең рәсми бәйрәмнәренең берсе. Ул Россия Президенты Владимир Путинның 1994 елның 20 августындагы Указы нигезендә билгеләнгән. 
news_right_1
news_right_2
news_bot