news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан телебашнясында Халыклар бердәмлеге һәм Конституция көненә төсле утлар кабызылачак

Ноябрь бәйрәмнәре көннәрендә Казан телебашнясы бәйрәм утлары белән балкып торачак. Россия телевидение һәм радио челтәре филиалы «Татарстан радиотелетапшырулар үзәге»нда хәбәр итүләренчә, 4 һәм 6 ноябрьдә манара медиафасадында дәүләт бәйрәмнәренә багышланган махсус утлар сценарийларын кабызачаклар.

4 ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көнендә, Россиянең триколоры фонында «Халыклар бердәмлеге көне белән!» дигән котлау барлыкка килә..

6 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Конституциясе көнендә, телебашняда рус һәм татар телләрендә котлау трансляцияләнә.

Бәйрәм утлы динамик тамашасы 17:30 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot