Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан театрлары яшь тамашачылар өчен Яңа ел премьералары әзерли
Казан театрлары яшь тамашачылар өчен Яңа ел премьералары әзерли
(Казан, 23 декабрь, «Татар–информ», Наталья Титова). Казан театрларында Яңа ел тамашаларының соңгы репетицияләре бара. Бу атна ахырында ук урман чибәркәйләре балаларны «Әкият» курчак театрында, рус һәм татар Яшь тамашачылар театрларында көтә. Кыш бабай һәм Кар кызы, әйлән–бәйләннәрдән тыш, яшь тамашачыларны яңа спектакльләр көтә.
Курчак театрында сабыйлар режиссер Людмила Дьяченко куйган «Кыш бабай әкиятләре» спектаклен күрәчәк. Рус Яшь тамашачылар театрында режиссер Евгений Казанцев «Шалкан турында әкият»не әзерли. Татар Яшь тамашачылар театры Евгений Шварцның «Карбикә» әкияте премьерасын тәкъдим итәчәк. Спектакльне театрның яшь режиссеры Ренат Әюпов куйды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз