news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан театрлары иң яхшы булган шәһәрләр исемлегенә керде

27 мартта бөтен дөньяда Театр көне билгеләп үтелә, ул 1961 елда гамәлгә куелган.

Казан театрлары иң яхшы булган шәһәрләр исемлегенә керде
Рамиль Гали

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Татарстан башкаласы иң яхшы театрлы өч шәһәр исемлегенә керде. Социаль челтәрләрдәге сораштыруны Россиядәге Tvil.ru кунакханәләрне броньлау сервисы үткәрде.

Тавыш бирү саны буенча беренче урында Санкт-Петербург (57 процент), икенче урында — Мәскәү (20 процент) тора. Сораштыруда катнашучыларның 7 проценты Казанны театр башкаласы дип атаган.

Дүртенче урынны берьюлы өч шәһәр бүлешә: Екатеринбург, Ростов-на-Дону һәм Уфа. Алар өчен респондентларның 4 проценты тавыш биргән.

  • Бүген, 27 мартта, Россиядә һәм бөтен дөньяда Театр көне билгеләп үтелә. Ул 1961 елда гамәлгә куелган һәм театр хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме булып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100