news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан театр училищесының Өйрәнчек театры яңа театр сезонын ачты

Казан театр училищесының Өйрәнчек театры яңа театр сезонын ачты
Фото: © «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова

Казан театр училищесының Өйрәнчек театры яңа театр сезонын IV курс студентларының «Гамлет-машина» спектакле белән ачты.

«Студентлар Мюллерның Россиядә сирәк куелган әсәренә алындылар. Курс җитәкчесе – Татьяна Корнишина. Бу әсәр кыскартылып студентларның үз интерпретациясендә эшләнде», – дип таныштырып үтте Казан театр училищесы директоры Руфина Таҗетдинова.

Ул тиздән бу сәхнәдә Фәрит Бикчәнтәев студентларының диплом спектакльләре булачагын да хәбәр итте. Аның студентлары быел IV курста белем ала.

Спектакль зур аншлаг белән күрсәтелде. Залда нәкъ шушы әсәрне сәхнәдә күрергә теләгән тамашачы да, төрле курс студентлары да, яшь артистларның әти-әниләре һәм укытучылар да бар иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot