Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казан театр училищесының I курс студентлары беренче спектаклен Тукайга багышлап чыгарды

Казан театр училищесының I курс студентлары беренче спектакльләрен тамашачыга тәкъдим итте.
«Тукай белән бер дулкында» театральләштерелгән тамаша Казан театр училищесының Өйрәнү театры сәхнәсеннән педагогларга, ата-аналарга һәм яшьләрнең эше белән кызыксынган театраль җәмәгатьчелеккә күрсәтелде.
«Беренче эшебезне Тукай тематикасы белән башлап җибәрәсебез килде. Хәзер бит күпчелек мәктәпләрдә татар теле факультатив дәрәҗәсендә генә, шуңа студентларны Тукай әсәрләре белән якыннанрак таныштырабыз», – диде курс җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты Зөлфәт Закиров.
Педагог әйтүенчә, алга таба бу спектакль Өйрәнү театрында уйналачак. Бәлки, төрле мәктәпләрдә чыгыш ясау мөмкинлеге дә табылыр.
«Бу спектакль студентлар өчен планка һәм мотивация. Алга таба эшләре бары тик яхшырак кына була ала. Яңа буын – яңа укыту алымнары», – диде Зөлфәт Закиров.
Казан театр училищесының I курсында 15 студент – 8 кыз һәм 7 егет укый. Студентлар арасында «Апуш» татар балалар театры студиясендә чыныгу алган яшь артистлар бар. Курс җитәкчесе – Зөлфәт Закиров, педагог – Артем Пискунов.
«Тукай белән бер дулкында» театральләштерелгән тамашасы биш бүлектән тора. «Үлемсезлек символы», «Исемдә калганнар», «Тукай Уральскида», «Тукай Казанда» һәм «Чәчәкләр китерегез Тукайга» бүлекләре бер композиция булып бер тында карала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз