news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан театр училищесына Шәүкәт Биктимеров исеме бирелде

Казан театр училищесына СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеровның исеме бирелде. Карар күренекле актер истәлеген мәңгеләштерү максаты белән кабул ителгән. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте карарында белдерелә.

«Татарстан Мәдәният министрлыгының «Казан театр училищесы (техникум)» автономияле һөнәри белем бирү учреждениесен Шәүкәт Биктимеров исемендәге «Казан театр училищесы (техникум)» автономияле һөнәри белем бирү учреждениесе итеп үзгәртергә дигән тәкъдимен кабул итәргә», диелә текстта.

Училище уставына 60 көн эчендә үзгәрешләр кертеләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot