news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан театр училищесы 100 еллыгын бәйрәм итә

Россиядә милли кадрлар әзерләүче иң борынгы уку йортларының берсе булган Казан театр училищесы 100 еллыгын бәйрәм итә. 1922 елның 26 сентябрендә Татар театр техникумы ачылуы турында карарга кул куелган.

Юбилейга әзерләнгән уку йорты «Татар-информ»да үткән матбугат конференциясендә журналистларны бәйрәм чаралары, тормыш-көнкүреше һәмсүз уңаеннан проблемалары белән таныштырды.

«Училищеның юбилеен билгеләп узу – республикада гына түгел, аннан читтә дә үз иҗаты белән тамашачыны сөендергән күренекле актерларны әзерләгән данлыклы укытучыларны хөрмәтләү. Татарстаннан читтә ял иткәндә кайсы гына театрга барма – анда безнең чыгарылыш артистлары эшли», - диде ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова.

«Уку йортының юбилее яшь буын өчен профориентация дә. Кызыксынган мәктәп укучылары алга таба безнең студентларыбыз булып китә ала», - дип дәвам

«Без театрның тел тыюлыгы булуын аңлаган хәлдә милли мәдәният өчен милли кадрлар әзерлибез һәм моның белән горурланабыз», - диде театр училищесы директоры Руфина Таҗетдинова.

Төп юбилей чараларының берсе Камал театрында булачак. Аны Айдар Җаббаров әзерләячәк дип планлаштырыла. Әлегә төгәл вакыты билгеле түгел.

Юбилей уңаеннан Театр училищесының бутафорлар, гримерлар һәм костюмерлар әзерләүче сынлы сәнгать бүлеге «Сәхнә артында» дип аталган күргәзмә әзерли. Күргәзмә 15 ноябрьдә Заманча сәнгать галереясында ачыла.

  • Казан театр училищесының беренче чыгарылышы Галия Кайбицкая, Галия Булатова, Хәмиҗан Сәлимҗанов кебек шәхесләр белән тарихта калган.
  • Казан театр училищесы 1952-1962 еллар аралыгында ябылып торган. Яңадан ачылганда ул рус бүлеге һәм сынлы сәнгать бүлеге белән ачылган.
  • Хәзерге вакытта училищеның татар бүлегендә Фәрит Бикчәнтәев, Илдар Хәйруллин, Зөлфәт Закиров һәм Илгиз Зәйниев курслары бар.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100