news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан театр училищесы 100 еллыгы уңаеннан Камал театрында кичә уздыра

Казан театр училищесы 100 еллыгы уңаеннан ноябрь ае дәвамында спектакльләр күрсәтә, күргәзмәләр ача, осталык дәресләре үткәрә. Төп юбилей кичәсе Камал театрының зур сәхнәсендә үтәчәген хәбәр итә театр җитәкчелеге.

Оештыручылар әйтүенчә, юбилей чаралары программасы Руслан Риманасның «День Р.» перфомансы белән башланачак. Ул 7 ноябрьдә Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында үтә. 19.00 сәгатьтә башлана.

10 ноябрьдә 18.30 сәгатьтә Тинчурин театрында Чиләбе камера театры «Мелкий бес» спектаклен күрсәтә. Режиссер – Казан театр училищесы чыгарылышы Тимур Кулов.

15 ноябрьдә 16.00 сәгатьтә Заманча сәнгать галереясендә «История одного дома» күргәзмәсе ачыла. Биредә «Театр-декорация сәнгате» бүлеге эшләре – картиналар, театр гримы эскизлары, бутафория предметлары һәм театр костюмы элементлары белән танышып була. Күргәзмә 15 декабрьгә кадәр эшли.

17 ноябрьдә Заманча сәнгать галереясендә «ART» спектакле (Санкт-Петербург) күрсәтелә. Режиссер – Казан театр училищесы чыгарылышы Руслан Нанава.

28 ноябрьдә Камал театрында юбилей кичәсе. Программаны Казан театр училищесында укыган режиссерлар һәм актерлар әзерли.

«Безнең училище татар һәм рус бүлекләре булуы белән уникаль. Татарстан театрлары артистларының 90 проценты әлеге уку йортын тәмамлаган. Безнең егетләр Калининградтан Владивостокка кадәр эшли. Алар белән горурланабыз», - ди Казан театр училищесы директоры Руфина Таҗетдинова.

news_right_1
news_right_2
news_bot