news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан театр училищесына яңа директор билгеләнде

Кичә Руфина Таҗетдинова училищесы коллективына һәм студентларга тантаналы линейкада тәкъдим ителгән.

Казан театр училищесына яңа директор билгеләнде
kazgik.ru

(Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Казан театр училищесының директоры итеп Руфина Таҗетдинова билгеләнде. Бу мәгълүматны мәдәният министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Умида Гапарова раслады.

Кичә тантаналы линейкада Руфина Таҗетдинованы театр училищесы коллективына һәс студентларга тәкъдим иткәннәр.

  • Профессор, философия фәннәре докторы, театр белгече Руфина Таҗетдинова Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының Театр факультеты деканы иде. Ул Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ренат Таҗетдиновның кызы.
  • Казан театр училищесын 30 ел дәвамында Гыйлемхан Мөбәрәкшин җитәкләде. Октябрь аенда аңа 65 яшь тула.

news_right_1
news_right_2
news_bot