Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан театр училищесын тәмамлаган Мәскәү режиссеры Татарстанда фильм төшергән
Фильмда төп рольләрне актер Сергей Горобченко һәм Наталья Щукина башкара.
(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Казан театр училищесын тәмамлаган, хәзер Мәскәүдә режиссер булып эшләүче Сергей Батаев Татарстанның Алексеевск районында «Речное авылыннан сугышчы балык» («Бойцовая рыбка из села Речное») дип исемләнгән кыска метражлы фильм төшергән. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге сайтында хәбәр ителә.
«Речное авылыннан Бойцовая рыбка» фильмында төп рольләрне актер Сергей Горобченко һәм «Ленком» театры актрисасы Наталья Щукина башкара. Фильмның озынлыгы якынча 20 минут булачак.
«Бу — чын тарих, минем балачакның бер өлеше. Без абыем белән шуклык кылдык һәм җәза алдык, шул хәл нигез булды. Сценарийчылар белән без бу тарихны тулыландырдык һәм аңа драматик төсмер өстәдек», — дип сөйли фильмның режиссеры Сергей Батаев.
Сюжетның нигезенә гади авыл гаиләсендәге өлкәннәр һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләргә нигезләнгән автобиографик мизгелләр салынган.
Уйлап табучылар фильмның премьерасын илдәге барлык чикләү чаралары гамәлдән чыгарылган вакытта булыр дип планлаштыра.
Сергей Батаев 2015 елда ГИТИСны, 2017 елда Никита Михалковның кинематография һәм театр сәнгате академиясен тәмамлый. Режиссер буларак 2018 елда кыска метражлы «Старый вояка» фильмы белән дебют ясый. Мәскәүдә Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршында оештырылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре клубы әгъзасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз