news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Казан тавышлары» тамашасын ун меңнән артык тамашачы караган

«Казан тавышлары» тамашасын ун меңнән артык тамашачы караган
Фото: Казан мэриясе матбугат хезмәте

Казанда традицион рәвештә үткәрелә торган «Казан тавышлары» театральләштерелгән тамашасы булды. Шәһәр мэриясенең балконнары алтынчы тапкыр ачык һавадагы сәхнәгә әверелде. Бер театральләштерелгән тамашада Казанның дүрт театры актерлары һәм 10 меңнән артык тамашачы бергә җыелды, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Кичә Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге La Primavera Казан камералы оркестры чыгышы белән ачылды. Оркестр башкаруында Совет фильмнарыннан җырлар яңгырады. Музыкаль-поэтик перформансның сценариен шагыйрә Луиза Янсуар белән драматург һәм режиссер Резедә Гарипова язган. Постановканың режиссеры – Резедә Гарипова.

Театральләштерелгән тамашада Галиәсгар Камал исемендәге, Качалов исемендәге, Кәрим Тинчурин исемендәге театрлар һәм Яшь тамашачы театры артистлары катнашты. Проектның даими йолдызлары – халык артистлары Илья Славутский, Искәндәр Хәйруллин үзләренең чыгышы белән тамашачыны куандырды. Рольләрдә – Зөлфия Вәлиева, Рамил Вәҗиев, Резедә Сәлахова, Ләйсән Фәйзуллина, Илфак Хафизов, Гүзәл Галиуллина, Зәринә Сафина, Валерий Антонов. Күмәк күренешләрдә Казан дәүләт мәдәният институты һәм Казан театр училищесы студентлары катнашты. Төп рольләрне Тинчурин театры актеры Зөлфәт Закиров белән Яшь тамашачы театры актрисасы Полина Малых башкарды.

«Минем ролем – Совет чорындагы Пушкин Татьянысының үзенчәлекле чагылышы. Безнең тарих кушыла алмаган ике кешенең тормышка ашмый калган мәхәббәте турында сөйли. Бу проект – зур театральләштерелгән перформанста үзеңне сынап карау һәм башка театрлардагы коллегалар белән бергә эшләү мөмкинлеге», – дип тәэсирләре белән уртаклашты Полина Малых.

Һәр чорның билгеле җырларын яшь, талантлы җырчылар – Россия һәм халыкара конкурслар лауреатлары Матвей Козин, Илгиз Мөхетдинов, Марина Кокина, Алмас Хөсәенов, Роман Плеханов, Инсаф Ганибаев, Айгөл Гардисламова башкаруында яңгырады.

Шоуның визуаль өлешен – 3D-мэппингны «abau» студиясе әзерләгән, алар проект өчен мэрия фасадын инде алтынчы ел бизи. Театральләштерелгән перформансның партнеры – Татарстан Республикасы Милли музее.

news_right_1
news_right_2
news_bot