news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Казан тавышлары» проектында музыкаль-шигъри тамаша тәкъдим ителәчәк

«Казан тавышлары» проектында музыкаль-шигъри тамаша тәкъдим ителәчәк
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген, 28 августта, Казан мэриясе балконнарында VI «Казан тавышлары» дип аталган театрлаштырылган куелыш күрсәтелә. Быел дүрт дәүләт театры артистлары «Бары тик мизгел генә» дип исемләнгән музыкаль-шигъри тамаша тәкъдим итә. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичәне 19:30 сәгатьтә Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге La Primavera Казан камера оркестры ача. Алар тамашачыларның яраткан совет фильмнарыннан музыкаларны башкарачак. Төп тамаша 20:00 сәгатьтә башлана. Балкон сәхнәсендә илнең ярты гасырлык тарихы ике кешенең язмышы аша сурәтләнәчәк.

Спектакльдә Казанның дүрт театры – Г.Камал, В.Качалов, К.Тинчурин исемендәге һәм Яшь тамашачы театры артистлары катнаша. Төп рольләрне Яшь тамашачы театры актрисасы Полина Малых һәм К.Тинчурин исемендәге театр актеры Зөлфәт Закиров башкарачак. Быелгы чарада шулай ук тамашаның алыштыргысыз йолдызлары – Татарстанның халык артистлары Илья Славутский һәм Искәндәр Хәйруллин да катнаша. Рольләрдә башка танылган артистларны – Зөлфия Вәлиева, Рамил Вазиев, Резеда Сәлахова, Ләйсән Фәйзуллина, Илфак Хафизов, Гүзәл Галиуллина, Зарина Сафина, Валерий Антоновны күрергә була. Күмәк күренешләргә Казан дәүләт мәдәният институты һәм Казан театр училищесы студентлары чыгачак.

Тамашаның музыкаль өлешен Россия һәм халыкара бәйгеләр лауреатлары – яшь башкаручылар тулыландырачак. Алар төрле чор җырларын тәкъдим итәчәк.Гасырлар тарихының чагылышын бина фасадларында нурлы бизәлеш аша да тәэмин итәчәкләр – диварларда зур күләмле видеокүрсәтелеш тәкъдим ителә.

Куелышны бүген 19:30 сәгатьтә Казан мэриясе балконнарында (Кремль урамы, 3 нче йорт) карарга мөмкин, дип хәбәр итә Телләр мәдәнияте өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге. Чарага керү бушлай.

  • «Казан тавышлары» проекты 2021 елда театрлаштырылган урам тамашасы буларак башланып киткән. Чарада актерлар мэрия бинасы балконнарыннан шигырьләр укый һәм музыкаль әсәрләр башкара. 6 ел эчендә ул шәһәрнең мәдәни келәймәсенә әверелде, оста артистларны, музыкантларны, шагыйрьләрне һәм Казан халкын бер иҗади киңлеккә берләштерде. Тамашалар, гадәттәгечә, Шәһәр һәм Республика көне алдыннан уза һәм меңләгән тамашачыны җыя.
news_right_1
news_right_2
news_bot