Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Казан тавышлары» перформансында Кремль урамындагы балконда биш чор тарихы ачылачак
Казанда «Голоса Казани – Казан тавышлары» театральләштерелгән перформансы 28 августта 20.00 сәгатьтә Кремль урамында узачак. Проектның быелгы үзенчәлекләре һәм концепциясе турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында сөйләделәр.
Проектның режиссеры Резедә Гарипова Кремль урамындагы ике балкон һәм алар арасындагы киңлек тамашачыларга тәкъдим ителәчәк төп мәйданчык булуын билгеләп үтте.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Ике балкон, алар арасындагы бушлык – бу инде әзер драматургик конструкция. Драматургия ике кеше, алар арасындагы ун метр аралык һәм 50 еллык вакыт аермасына корылган. Геройлар бу ун метр аша атлап чыга алмый. Перформанс узган гасырның алтмышынчы елларыннан алып бүгенге көнгә кадәрге биш чорны үз эченә ала. Тамашачылар бер чордан икенчесенә репродуктор һәм бина фасадына ясала торган 3D-мэппинг аша күчәчәк», — диде Резедә Гарипова.
Режиссер сүзләренчә, һәр чор аерым вокалистлар башкаруындагы җырлар белән үрелеп барачак. Һәр чорның популяр җырларын яшь, сәләтле җырчылар – Россиякүләм һәм халыкара конкурслар лауреатлары Марина Кокина, Илгиз Мөхетдинов, Алмас Хөсәенов, Матвей Козин, Инсаф Ганибаев, Роман Плеханов, Айгөл Гардисламова башкарачак.
«Иң мөһиме – шигырьләр аерым номер булып бармый. Шулай ук төрле театрлардан җыелган актерлар командасы да катнаша. Икетеллелек тә бик табигый чагыла, чөнки без моны Казан ишегалды мохите аша бирәбез – төрле характерлар, төрле телләр үрелеп бара», – дип өстәде ул.
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова проектның социаль һәм мәдәни әһәмиятенә тукталды.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Казан тавышлары» – ул табигый гармония һәм кешеләрне берләштерү өлгесе. Монда һәр тамашачы бер шартларда, аерым VIP-урыннар юк. Узган елны күп халык җыелганын күрдегез. Быел мәйданчыкны алыштыру фикере булса да, проектның Кремль урамындагы урынында калуы дөрес дип таптык. Бу инде шәһәр мэриясенең үзгә бер брендка әйләнгән проекты», – диде Гүзәл Сәгыйтова.
Шулай ук ул Башкарма комитетның мондый мәдәни проектларны оештырудагы ролен дә билгеләп үтте.
«Кайчак: «Нигә Башкарма комитет торак-коммуналь хуҗалык, юллар, ремонт белән шөгыльләнә торып, мондый чаралар үткәрә?» – дип сорыйлар. Беренчедән, бу – шигъриятне пропагандалау. Икенчедән, без анда да җанлы кешеләр эшләвен, безнең дә шигъриятне, музыканы яратуыбызны, шулай ук илһамланып яшәвебезне күрсәтәсебез килә. Бу проект – безнең өчен дулкынландыргыч тарих», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
-
Театральләштерелгән тамашада Казанның дүрт театры: Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры, Качалов театры һәм Рус яшь тамашачылар театры артистлары катнашачак.
-
Алар арасында Татарстанның һәм Россиянең халык һәм атказанган артистлары, шулай ук яшь актерлар Полина Малых, Зөлфәт Закиров, Искәндәр Хәйруллин, Илья Славутский, Резедә Сәлахова, Ләйсән Фәйзуллина, Илфак Хафизов, Гүзәл Галиуллина, Зөлфия Вәлиева, Рамил Вәҗиев, Зәринә Сафина, Валерий Антонов бар. Кайбер күренешләрдә Казан дәүләт мәдәният институты һәм Казан театр училищесы студентлары чыгыш ясаячак.
-
сценарий авторлары – Луиза Янсуар һәм Резедә Гарипова.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз