news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Казан тавышлары» перформансында Казан мэриясе балконыннан шигырьләр укыячаклар

Чараның махсус кунагы – Россия театр һәм кино артисты Екатерина Климова.

27 август 20.00 сәгатьтә Казан мэриясе бинасы балконында «Казан тавышлары» театральләштерелгән перформансы үтәчәк. Бер кичкә шәһәр администрациясе балконнары театр сәхнәсенә әвереләчәк.

Тамаша Софья Гобәйдуллинаның Заманча музыка үзәге оркестры (сәнгать җитәкчесе һәм оркестр дирижеры – Татарстанның атказанган артисты Анна Гулишамбарова) чыгышы белән башлана.

«Бу перформанста балкон романтикасын тоеп булачак. Классик рәвештә Джульетта белән Ромео тарихын истә тотып, шигъри кичә әзерлибез. Тик бездә үзебезнең геройлар, Шекспир шигырьләре түгел, ә татар, рус шагыйрьләре әсәрләре укылачак. Шигырьләрдә мәхәббәт, яшәеш, тормыш турындагы уйланулар. Мин шушы шәһәрнең борынгы кешесе, Казаныбызның тарихын, рухын, күңел омтылышларын җиткерүче персонажны уйныйм», – диде Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин.

Балконнардан Галиәсгар Камал, Василий Качалов, Кәрим Тинчурин, Габдулла Кариев исемендәге һәм Казанның яшь тамашачы театрлары артистлары татар, рус телләрендә шигырьләр укыячак, җырчылар, музыкантлар музыкаль әсәрләр башкарачак.

«Чыгышлар видео-мэппинг-шоу белән бергә үрелеп барачак: шәһәр шигърияте аклы-каралы картиналар аша тәкъдим ителәчәк», - дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.

Перформанста Татарстанның халык артистлары Искәндәр Хәйруллин, Илья Славутский, Елена Ряшина, Татарстанның атказанган артистлары Рамил Вәҗиев, Ирек Хафизов, Ләйсән Фәйзуллина, Качалов театры артистлары Павел Лазарев, Алена Козлова, Тинчурин театры артистлары Резедә Сәләхова, Артем Пискунов, Камал театры артисты Фәннур Мөхәммәтҗанов, Кариев театры артисты Булат Гатауллин, Казан яшь тамашачы театры артисты Илфат Садыйков чыгыш ясаячак.

Шулай ук кичәдә Череповец шәһәренең Камера театры артисты Игорь Горчаков; саксофончы Муса Маликов (Германия), Татарстанның атказанган артисты Алинә Шәрипҗанова, Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры хоры артисты Иркен Мостафин, яшь җырчылар Игнат Изотов, Зәринә Хәсәншина, Илгиз Мөхетдинов катнаша. Чараның махсус кунагы – Россия театр һәм кино артисты Екатерина Климова.

Перфоманста Казан шәһәре белән бәйле шагыйрьләрнең әсәрләре укылачак. Тамашачылар Владимир Маяковский, Евгений Евтушенко, Роберт Рождественский, Мөдәррис Әгъләмов, Николай Заболоцкий, Наталья Тарвердян, Равил Бохараев, Роза Кожевникова, Алексей Остудин, Сергей Малышев, Ренат Харис, Эльмира Зәйналова, Рүзәл Мөхәммәтшин, Йолдыз Миннуллина, Лилия Гыйбадуллина, Резеда Гобәева шигырьләрен ишетәчәк.

  • Перформансның режиссерлары: Татарстанның халык артисты Радик Бариев, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Татьяна Старикова. Режиссер ассистенты – Резедә Хәсәнова. Сценарий авторы – Резедә Гобәева.
  • Искәртеп үтик, «балконда шигырьләр» форматында беренче театральләштерелгән перформанс узган елның 30 августында – шәһәр һәм Республика көнендә узган иде. Проектны Казан Мэриясе гамәлгә ашыра.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100