Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Казан тавышлары» перформансында «Нәни Принц» әсәренә нигезләнгән тамаша күрсәтәчәкләр
Кремль урамы балконнарында театральләштерелгән шигъри-музыкаль перформанс карап була.
26 августта 20:30 сзгатьтә Казан мэриясе бинасы балконнарында «Казан тавышлары» театральләштерелгән перформансы үтәчәк. Быелгы тамаша Антуан де Сент-Экзюперинең «Нәни Принц» әсәре мотивлары буенча әзерләнгән. Перформанс турында тулырак «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.
«Казан тавышлары» проекты быел өченче тапкыр үткәрелә. Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова тамашаның узган ел югары дәрәҗәдә узуын искәртеп китте.
«Мин әле Казан шәһәре депутаты булып эшләгәндә, Башкарма комитет проектлар эшләү бурычын куйды. Ул вакытта ук яңгырый торган, шул ук вакытта файдалы проект дип уйладым. Шигырь, җыр – ул «Калеб»нең дәвамы кебек тә, ләкин бу проект масштаблырак. Төп максатыбыз – шигырь яңгырарга тиеш, ул өстәлдә генә калырга тиеш түгел. Былтыр Кремль урамы шыплап тулган иде. Узган елны бик югары дәрәҗәдә булды. Хисле кеше буларак, мин еладым. Тик узган ел ул башка тарих, быел башка тарих», – диде Гүзәл Сәгыйтова.
Чара 20:00 сәгатьтә Татарстанның халык артисты Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге «La Primavera» Казан камера оркестры чыгышыннан башланып китәчәк. Быел перфомансның нигезе итеп, Антуан де Сент-Экзюперинең «Нәни Принц» әсәре алынган. Тамашаның төп герое – зур шәһәрнең кечкенә йортында яшәүче нәни кыз. Аның иң зур хыялы Нәни Принц белән күрешү. Нәни кызны Ләйлә Тәишева уйнаячак. Перформансның сценарий авторы Резеда Зәйниева сүзләренчә, «Нәни Принц» әсәре кеше тормышындагы һәр өлкәне яктырта.
«Кызым белән «Нәни Принц» әсәрен укыдык. Аны кабат укыганда аңлыйсың: «Нәни Принц»та кеше тормышындагы һәр өлкәне яктырта торган мәгънәләр салынган. Анда мәхәббәт тә, кешеләр арасындагы мөнәсәбәт тә, хисләр дөньясы да, йолдызлар да ачыла. Бу әсәр шулкадәр туры килә. Ләкин «Нәни принц»ның үзен бер кичтә сәхнәләштерү мөмкин дә, дөрес тә булмас иде. Шуңа «Нәни Принц» фикерләре белән яңа әсәр тудырдык, берничә фикерне ача алдык», – дип сөйләде Резеда Зәйниева.
Перформансның режиссеры – Татарстанның атказанган артисты Татьяна Старикова.
Башка проектлардан шигърият, музыка һәм визуализацияне бергә бәйләү белән аерылып тора. Һәркемгә якын булган темаларга кагылдык. Бу проект кызыклы булсын өчен бик тырыштык», – диде режиссер.
Перфоманста Татарстанның халык артистлары Искәндәр Хәйруллин, Зөлфия Вәлиева, Татарстанның атказанган артистлары Алсу Каюмова, Рамил Вәҗиев, Дилүс Хуҗиәхмәтов, Динар Хөснетдинов, Кәрим Тинчурин театры актристасы Резеда Сәләхова, Казан яшь тамашачы театры артистлары Илфат Садыйков, Эльвина Сафина, Руслан Зөбәйраев катнаша. Тамашада шулай ук Татарстанның атказанган артистлары Эльмира Кәлимуллина, Илнар Миранов, Илүсә Хуҗина, Игорь Горчаков, Динә Закирова һәм Матвей Козин, Карина Җиһаншина, Анастасия Макарова, Алексей Шадварин, «Дорога Звезд» шоу-хоры чыгыш ясаячак.
Чараның махсус кунагы – танылган театр һәм кино артисты, Россиянең атказанган артисты Ольга Кабо.
Тамашаның театральләштерелгән өлеше рус телендә барачак. Шигырь һәм җыр өлешләре татар телендә дә яңгыраячак. Кичә барышында Һади Такташ, Әнгам Атнабаев, Лилия Гыйбадуллина, Гөлнур Галиева, Иосиф Бродский, Анна Ахматова, Рәсүл Гамзатова, Марина Цветаева, Николай Рубцов, Мария Петровых, Алена Лещенко, Константин Ваншенкин, Ирина Самарина-Лабиринт, Илья Евтеев әсәрләре укылачак. Рүзәл Мөхәммәтшин белән Булат Ибраһимов үз шигырьләрен үзләре яңгыратачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз