news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Татарстан районнарына муниципаль хезмәтне тизрәк күрсәтергә өйрәтәчәк

Лаеш районында муниципаль хезмәт күрсәтү срогын кыскарту эшләнмәсен сынап караячаклар.

Казан Татарстан районнарына муниципаль хезмәтне тизрәк күрсәтергә өйрәтәчәк
Рамиль Гали

(Казан, 9 март, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Бөтен Татарстан буенча күпфункцияле үзәк системасына муниципаль хезмәт күрсәтү срогын кыскарта торган Казан программасын кертәчәкләр. Бу турыда Татарстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтә торган күп функцияле үзәк директоры Ленара Мозафарова “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде.

«Казан муниципаль хезмәт күрсәтү срогын кыскарту программасын эшләде. Муниципаль хезмәтләр буенча без Казан белән эшләмибез диярлек, ул бөтенләй башка территория. Рөстәм Миңнеханов Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына бу мәйданчыкны безгә кушарга йөкләде. Аннары аны бөтен Татарстанга трансляцияләргә кирәк булачак”, - диде Ленара Мозафарова.

Казан шәһәре Думасының хисап сессиясендә Татарстан Президентына башкарма комитет шәһәрлеләрнең муниципаль хезмәтләр күрсәтү системасын кыскарту турындагы үтенечен хәл итәргә алынуы турында хәбәр иттеләр. Нәтиҗәдә 88 муниципаль хезмәтнең уналтысы яңадан эшләнгән, ә хезмәт күрсәтү вакыты якынча 1,5-4 тапкыр кимегән. 

«Рөстәм Миңнеханов 9 майда биредә бу системаның ничек эшләп китүен карарга теләвен әйтте. Хәзер без Казан белән ныклы элемтәдә эшлибез, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән аларны бу мәйданчыкка кертергә телибез. Лаеш районында бу проектны сынап карыйбыз», – диде Татарстанда Күп функцияле үзәк директоры.

Интервьюны тулысынча “Татарстан 24” телеканалында шимбә 18.30 һәм якшәмбе 13.30 сәгатьтә “Интервью без галстука с Андреем Кузьминым” программасында карый аласыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100