news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан татар яшь тамашачы театры Мәскәүгә гастрольләргә бара

19-20 гыйнвар көннәрендә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Мәскәүдә ике спектакль тәкъдим итәчәк

(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 19-20 гыйнвар көннәрендә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Мәскәүгә гастрольләр оештыра. Зуев исемендәге Мәдәният Сараенда милләттәшләребезгә Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” һәм Мансур Гыйләҗевнең “Ничек миллионер булырга” спектакльләре күрсәтеләчәк.
Театрның әдәби бүлегеннән “Татар-информ”га хәбәр ителгәнчә, 2008 елда театр артистлары Мәскәү тамашачысына Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф”, күренекле татар шагыйре Габдулла Тукай әсәре буенча куелган “Печән базары...” спектакльләрен тәкъдим итеп кайтканнар иде. Россия башкаласына эзне суытмаска тырышып, быел да театрлылар мәскәүлеләрне матур спектакльләр белән шатландырырга ниятли.
“Галиябану” спекталенең премьерасы 2009 елның 16 октябрендә булып үтә һәм тамашачыга бик хуш килә. Әсәрне сәхнәгә Татарстанның сәнгать эшлеклесе Ринат Әюпов куя. Рәссамы – Булат Гыйлванов, музыкаль бизәлеш авторы – Рөстәм Нәбиев, пластик хәрәкәтләр буенча режиссеры – Татарстанның сәнгать эшлеклесе Рөстәм Фәтхуллин. Спектакльдә Галиябану ролендә – Алсу Шәмсетдинова, Хәлил ролендә – Ильяс Фәйзрахманов, Исмәгыйль ролендә Марсель Мәхмүтов уйныйлар.
Мансур Гыйләҗевнең “Ничек миллионер булырга” спектаклен сәхнәләштерүче – шулай ук Ринат Әюпов. Спектакль премьерасы узган елның 10 апрелендә зур уңыш белән үтә. Аны республикабыз районнарында яшәүче халкыбыз да җылы кабул итә. Музыкаль комедиянең рәссамы – Татарстанның халык рәссамы, республикабызның сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты Сергей Скоморохов. Сәхнә әсәренә музыканы Татарстанның сәнгать эшлеклесе Азат Хөсәенов яза. Пластика буенча режиссеры – Рөстәм Фәтхуллин. Спектакльләрдә рольләрне театрның танылган артистлары башкара. Вахит ролендә – Татарстанның атказанган артисты Фәнис Кәлимуллин, Руфинә ролендә – Алсу Шакирова, Социал ролендә – Россиянең – атказанган, Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин, Тимерташ ролендә – Татарстанның атказанган артисты Илфат Камалиев, Сисалия ролен Рәмзия Закирҗанова чыгыш ясый.
Гыйнвар ахырларында – февраль аенда театр артистлары Татарстан районнарына сәяхәт кылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot