news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан тарихчысы Марат Шакирҗанов белән хушлашу мәрасименең кайда узачагы билгеле булды

Казан тарихчысы һәм педагог Марат Амур улы Шакирҗанов белән хушлашу мәрасиме 27 сентябрьдә Себер тракты, 31а йорт адресы буенча урнашкан искә алу залында үтәчәк. Хушлашу чарасы 11.30 сәгатьтә башлана.

Шакирҗановны Самосырово зиратында җирләячәкләр.

Казан тарихчысы һәм педагог Марат Шакирҗанов сәясәтчеләр, язучылар һәм артистларның автографларын җыюы белән билгеле. Өстәвенә, ул «йолдызларны каравыллап» кына калмаган, ә үз мавыгуын чып-чын коллекциягә әверелдергән.

Шакирҗанов автографларны 1982 елда Казанда «Машина времени» концертыннан җыю башлый. Тарихчы сүзләренчә (аны «Российская газета» китерә), автограф үзенә күрә «чор документы» булып тора, ул яшьләр өчен күрсәтмә материал булып хезмәт итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot