(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Дания Моисеева). Шушы көннәрдә «Мәгариф» китап нәшриятында «История Казани в документах и материалах. XX век» дигән китап дөнья күрде. Тарихчы Равил Әмирхан редакциясендә чыккан китап архив документлары аша башкалабызның егерменче гасыр тарихы белән танышырга мөмкинлек бирә.
Моңарчы шәһәрнең бу чордагы тарихына багышланган басманың әле дөнья күргәне булмаган. Әлеге китапта Казанның икътисадый, җәмгыяви-сәяси һәм мәдәни тормышы киң яктыртыла. Басма Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре хезмәте нәтиҗәсендә нәшер ителгән. Бу хезмәтнең әһәмиятлелеге аның өр-яңа, әле беркайда да билгеле булмаган материаллардан торуыннан гыйбарәт. Бу мәгълүматлар укучыга башкаланың йөз еллык тарихы этапларын яңача караш аша күрү мөмкинлеге бирә.