Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан тарихта беренче тапкыр Россиянең йөгерү башкаласы исеменә лаек булды
Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында "ЗаБег" бөтенроссия проекты Кубогы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырылды.
(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”, Айгөл Мотыйгуллина). Казан Россиянең йөгерү башкаласы исемен алды. Татарстан Министрлар Кабинетында беренче “ЗаБег” бөтенроссия ярыммарафонында Казанга җиңүче-шәһәр титулы һәм Кубок тапшыру тантанасы узды.
21 майда ярыммарафон синхрон рәвештә бер юлы Мәскәүдән алып Владивостокка кадәр Россиянең 10 шәһәрендә старт алды. Казанда йөгерештә 10 меңләп кеше катнашты. Шуларның 6 меңнән артыгы – Казанга Россиянең 400 шәһәреннән һәм 27 илдән килгән катнашучылар.
Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында “ЗаБег” бөтенроссия проекты Кубогын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка беренче “ЗаБег” бөтенроссия ярыммарафоны һәм “Геройлар лигасы” проекты җитәкчесе Ксения Шойгу тапшырды.
Россиянең йөгерү башкаласы исемен билгеләү өч критерий: шәһәрдә яшәгән кешеләр санына карап катнашучылар саны, йөгерешнең гомуми чакрымнары һәм бу араның күпме вакытта үтелүе буенча ачыкланган.
Казан 50 балл җыйган, ә Мәскәүнең бары 19 гына балл булган.
“Миңа калса, Казанны беркем, беркайчан да куып тота алмас. Күпме генә санасак та, ярыммарафонда Казан зур аерма белән алда. Бу чынлап та спорт башкаласы. Кешеләр тиз һәм озак йөгерә. Шунлыктан, миңа калса, әлеге күчмә Кубок берничә елга сездә булачак”, – дип җиткерде Ксения Шойгу.
Киләсе “ЗаБег” бөтенроссия ярыммарафоны 2018 елның маенда узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз