Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан, тарихта беренчче тапкыр буларак, хайдайвинг буенча Дөнья кубогына ярышлар уздыра
Ярышлар 8-10 августта Казансуның сул ярында узачак
(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Казан тарихта беренче тапкыр хайдайвинг буенча Дөнья кубогын кабул итә. Суга экстремаль биеклектән сикерү буенча ярышлар 8-10 августта Казансуның сул ярында - Игенчеләр сарае янында узачак.
Ярышларда дөньяның иң көчле спортчылары катнашырга теләк белдергән. Дөнья кубогында Россия ягыннан Артем Сильченко катнашасы билгеле, ул Барселонда дөнья чемпионатында 6 урынны алган иде. Казанга танылган колумбияле, хайдайвинг буенча бердәнбер дөнья чемпионы Орландо Дуке да киләчәк. Ике спортчы да дөньяви серияләрдә җиңүләр яулаган һәм сезон нәтиҗләре буенча иң яхшылар өчлегенә эләккән.
Хайдайвинг буенча ярышларда ир-атлар 27 метрдан, ә хатын-кызлар 20 метр биеклектән сикерә. Якындагы айларда ярышлар узачак мәйданга 1,5 мең кеше сыешлы вакытлы трибуна урнаштыралар, дип хәбәр итә спортның су төрләре буенча XVI Дөнья чемпионатын оештыру комитеты матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз