news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Тарихи шәһәрләр лигасы бөтендөнья конференциясен үткәрү хокукын яулады

2020 елда чираттагы конференцияне үткәрү хокукына ия булу өчен 8 шәһәр ярышты.

Казан Тарихи шәһәрләр лигасы бөтендөнья конференциясен үткәрү хокукын яулады
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Гүзәл Гайнанова). Казан XVII Тарихи шәһәрләр лигасы Бөтендөнья конференциясен үткәрү хокукына ия булды. Татарстан башкаласы мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан шәһәренең Туризм үсешенә ярдәм күрсәтү комитеты директоры Дарья Санникова шул хакта хәбәр итте.

Республика башкаласы быелның 7-9 сентябрендә Төркиянең Бурса шәһәрендә узган XVI Тарихи шәһәрләр лигасы Бөтендөнья конференциясендә катнашты. Конференцияне Тарихи шәһәрләр лигасы халыкара оешмасы үткәрә, Казан 2001 елдан бирле аның тулы хокуклы әгъзасы булып тора. Быел чарада 29 илнең 40 шәһәреннән килгән вәкилләр катнашты.

2020 елда чираттагы конференцияне үткәрү хокукына ия булу өчен 8 шәһәр ярышты. Һәр шәһәр үз презентациясен әзерләгән иде. Казанны халыкара чарада муниципаль берәмлек башлыгының беренче урынбасары Евгения Лодвигова тәкъдим итте, дип сөйләде Дарья Санникова.

news_right_1
news_right_2
news_bot