news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан тарихчысы танылган Польша-Литва татарларының биографияләрен яңарткан

Татар тарихчысы һәм архивчысы Д.Шәрәфетдинов татар чыгышлы Польша-Литва гаскәр башлыкларының тормышын өйрәнүгә зур өлеш керткән.

(Казан, 12 сентябрь, “Татар-информ”, Григорий Князев). Танылган татар тарихчысы һәм архивчысы Дамир Шәрәфетдинов Польша-Литва татарлары арасындагы күп кенә хәрби җитәкчеләрнең язмышларын ачыклауда зур роль уйнаган. Бу хакта Дамир Шәрәфетдиновны искә алуга багышланган түгәрәк өстәл вакытында, Казан федераль университеты профессоры Яков Гришин сөйләде.

Тарихчы сүзләренчә, ул Варшавада стажировка узган вакытта Польша-Литва татарлары арасындагы Россия хәрби җитәкчеләре язмышы белән кызыксына башлаган. Дзедулевичның “Польшада татар нәселләре герблары китабы” белән танышкач, бу милләттән чыккан кайбер гаскәр башлыкларының язмышын өйрәнүгә керешкән.

Польша архивларында бу хакта мәгълүмат булмаган. Яков Гришин Мәскәү архивларында шәхси эшләрне һәм материалларны табуда ярдәм сорап, Дамир Шәрәфетдиновка мөрәҗәгать иткән. Кайбер танылган гаскәр башлыклары турында мәгълүматлар - аерым алганда, данлыклы кырым һәм азәрбайҗан сәясәт эшлеклесе һәм хәрби Сөләйман Сулькевич турында белешмә Россия Кораллы көчләре Генштабы Хәрби академиясе материалларында табылган. 

Табылган материалларны туплап, Польша-Литва татарларыннан булган гаскәр башлыклары язмышына багышланган “Ватанга тугры уллар” китабын чыгарган. “Дамир Рәүфович ярдәме белән әлеге бик кызыклы проблематиканы тикшерүдәге ак тап юкка чыкты”, - дип йомгаклады профессор.

“Мин искиткеч якты кеше Дамир Рәүфовичка багышланган әлеге очрашуга чакырулары өчен бик рәхмәтле”, - дип әйтте Яков Гришин.

  • Дамир Шәрәфетдинов (1940-2014) – тарихчы-архивчы, журналист һәм тәрҗемәче. 1993-2005 елларда ул Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе булган. 1995-2013 елларда “Гасырлар авазы – Эхо веков” фәнни-документаль журналынының беренче баш мөхәррире булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100