news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан танк училищесында Россия Герое Дамир Исламов истәлегенә бюст ачтылар

Казан танк училищесында Россия Герое Дамир Исламов истәлегенә бюст ачтылар
Елена Сәлахова

Казан танк училищесында Россия Герое Дамир Исламов истәлегенә бюст ачтылар. Ачылыш тантанасы бүген узды, ул Танкистлар көненә багышланды.

Тантанада катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерергә геройның апасы килде.

«Беренче чиратта, бу безнең гаилә өчен ярдәм. Без кичергән хисләр турында күп сөйләргә мөмкин. Беренче чиратта бу – горурлык», –  диде Дамир Исламовның апасы Диләрә.

Өлкән лейтенант Дамир Исламовка бу елның март аенда Россия Герое исеме бирелде. Яшь егет 7 мартта Украинада махсус хәрби операция вакытында батырларча һәлак булды. Аның җитәкчелегендәге танк экипажы дошманның дүрт машинасын шартлатты. Әмма сугыш вакытында Исламовның танкы юк ителә, экипаж исән кала алмый.

news_right_1
news_right_2
news_bot