news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан танк училищесында мобилизацияләнүчеләрне борчыган мәсьәләләрне хәл иткәннәр

Кичә Казан югары танк команда училищесы территориясендә урнашкан җыелу пунктында 430нчы мотоукчы полкы хәрбиләре яшәү шартларына, шул исәптән утынның чи булуына һәм телефон зарядкасы өчен урыннар җитәрлек булмауга зарланган. Танк училищесында төшерелгән видео кичә социаль челтәрләрдә чыкты.

Училище башлыгы, генерал-майор Кирилл Кулаков мобилизацияләнгән гражданнарны борчыган мәсьәләләрне тикшерү өчен урынга ике тапкыр барган: кичә һәм бүген иртән ТР Премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин белән бергә.

Ачыкланганча, чи утын проблемасы әле күптән түгел генә яңгыр һәм җепшек кар яву аркасында килеп чыккан: утын өеменең өске рәтләре юешләнгән. Җыелу пунктына яңа коры утын китергәннәр. Дүшәмбедән пунктка өстәмә рәвештә ягулык брикетлары да китерә башлаячаклар, алар республика хисабына сатып алыначак.

Моннан тыш, аерым палаткаларда телефонны зарядкага кую өчен урыннар булдырылган.

Казан югары танк команда училищесы башлыгы Кирилл Кулаков мобилизацияләнгән гражданнар белән социаль характердагы башка мәсьәләләр хакында да сөйләшкән. Хәзерге вакытта хәрбиләрне борчыган барлык мәсьәләләр хәл ителгән. Полк көн тәртибе һәм сугышчан әзерлек планы нигезендә шөгыльләнүен дәвам итә, дип яза «Татар-информ».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100