news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан танк училищесын тәмамлаган егеткә Россия Герое исеме бирелде

Казан танк училищесын тәмамлаган тагын бер укучы Игорь Насыйбуллинга үлгәннән соң Россия Герое исеме бирелде. Ул бу училищеның Украинада махсус операция вакытында батырлыгы өчен югары бүләккә лаек булган унынчы офицеры. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына «Танкистлар берлеге» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте башкарма комитеты рәисе Альберт Гыймалетдинов хәбәр итте.

Игорь Насыйбуллин Башкортстаннан. Мәктәпне тәмамлагач, егет Казан танк училищесына укырга керә. Игорь Насыйбуллин җитәкләгән танк ротасы Балаклей шәһәрен, Гусаровка бистәсен, шулай ук Изюм шәһәрен азат итүдә катнаша.

Насыйбуллин танкына өч граната эләгә. Шуңа да карамастан, лейтенант Украина кораллы көчләренең дүрт танкын юк итә. Тагын бер көрәштә Насыйбуллин җитәкчелегендә сигез танк, ун хәрби пехота машинасы һәм танкка каршы идарә ителә торган унике ракета юкка чыгарыла.

Игорь Насыйбуллин 29 мартта һәлак була.

Хезмәттәшләре Игорь Насыйбуллинны җаваплы һәм яхшы офицер итеп искә алалар. Россия Президенты Владимир Путин Указы белән офицер үлгәннән соң Россия Герое исеменә тәкъдим ителде. Мәрхүмгә 26 яшь булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100