news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан танк училищесы педагогы полковник Иван Басов вафат булган

Казан танк училищесы педагогы полковник Иван Басов вафат булган
Фото: Россия танкистлар берлеге

Казан югары танк училищесының легендасы - полковник Иван Басов вафат булган. Аңа 94 яшь иде. Бу хактагы мәгълүматны «Россия Танкистлар берлеге»ндә расладылар.

Иван Павлович 30 ел дәвамында танк училищесында эшли, бронетанк һәм механикалаштырылган гаскәрләр өчен булачак офицерларны тәрбияли.

Иван Басовның хезмәттәшләре билгеләп үткәнчә, ул педагог таланты, нык рухлы булуы һәм хәрби бурычка тугрылыгы белән курсантларның чиксез ихтирамын казанган. Аның җитәкчелегендә меңнән артык егет хәрби осталык нигезләрен өйрәнә һәм аларда танк эшенә мәхәббәт уяна.

Хушлашу мәрасиме сишәмбе, 9 апрельдә, 10.00 сәгатьтә Кызыл Байраклы Казан югары танк команда училищесы клубында узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100