news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан тамашачысы “Париж”ны күрә алачак

Иртәгә тамашачылар игътибарына француз телендәге “Париж” мелодрамасы тәкъдим ителә

(Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”). “Альянс Франсез” киноклубы иртәгә кино сөючеләрне “Париж” мелодрамасы белән шатландырырга уйлый. Фильм француз телендә тәкъдим ителәчәк. Соңрак тамашачылар фильмның режиссеры Седрик Клапши һәм баш рольләрдә уйнаган актерлар (Жюльетт Бинош, Ромен Дюри, Фабрис Лукини) иҗаты белән якыннан таныша, фильмда күтәрелгән проблемалар хакында бәхәстә катнаша алачак. Бу хакта “Альянс Франсез Казан” үзәгеннән хәбәр иттеләр.

“Париж” мелодрамасы 2008 елда экраннарга чыга. Андагы вакыйгалар төп герой Пьер тирәсендә бара. Элек биюче булган Пьер йөрәк авыруыннан интегә. Яңа орган күчереп утыртуны көткән көннәрдә ул үзенә яңа шөгыль таба: балконда кешеләрне күзәтеп вакыт уздыра. Янына 3 баласы белән бертуган сеңелесе Элиза күчеп килгәч тә, ул үзенең бу гадәтен ташламый.

news_right_1
news_right_2
news_bot