news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан тамашачысы “Бхарти Бандху” төркеме башкаруында суфый музыкасын тыңлады

Россиядә Һиндстан фестивале 6 сентябрьдә башланып, 2019 елның 30 мартына кадәр дәвам итәчәк.

Казан тамашачысы “Бхарти Бандху” төркеме башкаруында суфый музыкасын тыңлады
Рамиль Гали

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кичә Казан халкына традицион һинд мәдәнияте яңа яктан ачылды - Һиндстан фестивале кысаларында “Бхарти Бандху” төркеме башкаруында суфый музыкасы тәкъдим ителде. Концерт «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында үтте.

  • Концертны “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы онлайн күрсәтте.

Һиндстан музыкасы кичәсе Татарстан белән Һиндстан арасында мәдәни багланышларны ныгыту үзәге җитәкчесе Әхмәт Иштиак чыгышы белән башланып китте. Ул тамашачыны һәм кунакларны сәламләп, Россия һәм Һиндстан дуслыгының тирән тамырлары турында искә төшереп узды. Суфый музыкасының һинд мәдәнияте белән таныштыруның бер юлы булуын ассызыклады.

Россиядә Һиндстан илчелеге вәкиле Адити Иволундж Һиндстан фестиваленең Россиядә яшәүчеләрне Һиндстан мәдәнияте белән таныштыру максатларында оештырылуын хәбәр итте. Фестиваль чаралары Россиядә быел 6 сентябрьдә башланып, 2019 елның 30 мартына кадәр дәвам итәчәген әйтте. Россия өчен әзерләнгән концертның Казан тамашачысына ошаячагына ышаныч белдерде.

Сәгать ярым дәвам иткән концерт нибары биш җырдан тора иде. Артистлар аларны сәхнәгә урнаштырылган конструкция-сәхнә өстендә утырып, милли уен коралларына кушылып башкардылар.

  • Суфый музыкасы – суфый шагыйрьләр Руми, Хафиз, Буллех-Шаһ, Әмир Хосров һәм Хвадж Гулам Фәрит әсәрләре буенча язылган дини музыка. Суфыйлык мәхәббәт турында җырлый. Бу музыканы бөтен дөньяда яраталар һәм хөрмәт итәләр.

Россиядә Һиндстан илчелеге вәкиле Абити Ивалиндж әйтүенчә, суфый музыкасы Һиндстанда бик популяр, аны яшьләр дә яратып тыңлыйлар. Суфый музыкасы катып калган музыка түгел, ул яшьләр өчен яңача яңгыраш ала, музыканың заманчалашканы сизелә.

Татарча белгән тамашачы текстларда “мәхәббәт” сүзенең еш кулланылуына игътибар итте. Татарстан белән Һиндстан арасында мәдәни багланышларны ныгыту үзәге җитәкчесе Әхмәт Иштиак сәхнәгә менеп текстларның мәгънәсен аңлата башлагач, мәхәббәт сүзенең татар һәм һинд телләрендә бер төрле булуын аңлады. Суфый музыкасы кешеләрнең ярату өчен яратылуы турында, мәхәббәтнең бар нәрсәдән өстенлеге турында җырлый икән. “Без иртән торгач храмга яисә намазга әзерләнеп, үзебезне чистартабыз, юынабыз. Әмма безгә тыштан гына түгел, ә эчтән дә чистарынырга кирәк. Суфизм – ул үзебезне эчтән чистарту. Суфизм сездә татарларда да булган саф сүзе белән бер тамырдан, шул ук мәгънәне бирә”, - дип аңлатты.

Кичә ахырында Татарстан Мәдәният министрлыгы вәкиле Алина Гюрелли оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде.

Концертка һинд музыкасына мөкиббән булган тамашачы белән бергә, һинд биюләрен күрергә килүчеләр дә, суфый музыкасын кабул итә алмаучылар да бар иде. Андыйлар чыгып киттеләр. Ә концерт азагына кадәр булып, музыкантларны яратып тыңлаган тамашачыга хәтта артистлар белән фоторәсемгә төшү мөмкинлеге дә тудырылды. “Бхарти Бандху” төркеме музыкантлары белән фотога төшергә теләүчеләр озын чиратка тезелде.

  • Россиядә беренче Һиндстан фестивале 1987 елда узган булган. Әлеге фестиваль 30 елдан соң яңартылды. Фестиваль концертлары Россиянең 22 шәһәрендә булачак. Программада - «Гамбхира» төркеменнән Фьюжн-музыка, «Гита Упасана» бию төркеме, милли уен коралы сантурачы Д-р Бипул Кумар Рай концерты һәм башкалар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100