news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан тамашачысы Башкорт театрының «Зөләйха күзләрен ача» спектаклен аншлаг белән карады

Спектакль чираттагы тапкыр Казанда «Нәүрүз» төрки халыкларның театр фестивале кысаларында күрсәтеләчәк.

Казан тамашачысы Башкорт театрының «Зөләйха күзләрен ача» спектаклен аншлаг белән карады
Рамиль Гали

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан тамашачысы Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры куйган «Зөләйха күзләрен ача» спектаклен кичә аншлаг белән карады. Казанда театрның биш көнлек гастрольләре бара.

Спектакльне Гүзәл Яхинаның шул исемдәге популяр китабы буенча Гафури театры режиссеры Айрат Абушахманов куйган. «Зөләйха күзләрен ача» спектакле алты номинациядә «Алтын битлек» милли театр премиясендә дәгъва итә. Казанда Зөләйха ролен «Алтын битлек» номинанты Римма Каһарманова түгел, ә икенче составта уйнаучы Илгизә Гыйльманова башкарды.

Казанда спектакльгә билетлар тиз арада сатылып бетте. Тамашачы спектакльне басмаларга утырып та, басып та карады. Тамашачылар арасында әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов, язучы Айгөл Әхмәтгалиева, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, драматург-режиссер Илгиз Зәйниев һәм театрның өлкән буын артистлары – Әзһәр Шакиров, Хәлим Җәләй һәм башкалар бар иде.

«Китабын укыгач авыр хис калган иде, ә спектакль ошады – режиссер һәм артистлары теманы бик грамоталы итеп ачып биргәннәр», - диде җырчы Илүсә Хуҗина.

Спектакль чираттагы тапкыр Казанда «Нәүрүз» төрки халыкларның театр фестивале кысаларында күрсәтеләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100