news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан тамашачысына «Мостай» фильмы тәкъдим ителде

Казан тамашачысына «Мостай» фильмы тәкъдим ителде
Рузилә Мөхәммәтова

Казан тамашачысына Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең 100 еллыгы уңаеннан төшерелгән «Мостай» документаль фильмы күрсәтелде.

Мостай Кәримнең кызы Әлфия Кәримова һәм оныгы Тимербулат Кәримов белән бергә фильмны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та карады.

Фильмның Казан презентациясе Мостай Кәрим исемендәге фонд тарафыннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылды.

Фильм Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры залында күрсәтелде. Фойеда фотокүргәзмә оештырылган иде.

Фильм алдыннан татар һәм башкорт телләрендә Мостай Кәримнең Казанга багышлап 2001 елда язылган шигыре яңгырады. «Шигырь якты сагыш белән уралган. Казан – Мостай Кәримгә якын дуслар һәм иҗатын яратучыларны бүләк иткән шәһәр. Аңа илһам биргән шәһәр», - диде алып баручы Башкортстанның халык артисты Гөлшат Гайсина.

«Без бүген Татарстан башкаласының иң затлы залларының берсенә Мостай Кәримгә – совет әдәбияты классигына һәм халык шагыйренә булган хөрмәтебезне белдерергә җыелдык», – дип кушылды алып баручы артист, журналист Идел Кыямов.

«Бүген үзенең күпмилләтле илен, туган ягын һәм халкын яраткан кешенең сүзләре әһәмиятле. Хәзер «Мостай» фильмы аеруча зур мәгънәгә ия», – дип дәвам итте алып баручылар.

Фильмда Мостай Кәримнең замандашлары Константин Симонов, Александр Твардовский, Рәсүл Гамзатов, Кайсын Кулиев белән дуслыгы күрсәтелгән архив кадрлары кулланылган. Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашу кадрлары да кергән, Минтимер Шәймиевның фикере дә урын алган.

Фильмда күренекле шәхесләр Никита Михалков, Иосиф Кобзон, Михаил Швыдкой, Ренат Харисның истәлекләре, фикерләре яңгырый. Шагыйрьнең шигырьләрен Владимир Спиваков, Алсу Сафина һәм башка Россия сәнгать әһелләре укый.

  • Кинокартинаның режиссеры – танылган документалист Саида Медведева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100