Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан талпаннан зыян күргән кешеләр саны буенча Татарстанда беренче
18 апрельгә Казанда талпан кадалуның 119 очрагы теркәлгән, бу - республикада иң югары күрсәткеч.
Татарстанның медицина учреждениеләренә барлыгы 356 кеше (шуларның 85е – балалар) мөрәҗәгать итте, бу уртача күпьеллык дәрәҗәгә туры килә, дип хәбәр иттеләр Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.
Урман бете кадалу очраклары күбесенчә Казанда (119), Чаллыда (52), Түбән Кама (32) һәм Алабуга (13) районнарында теркәлгән. Кешеләр талпанны урманда яки дача кишәрлегендә «ияртеп» кайткан.
Тикшерелгән 90 талпанның 8 процентында боррелиоз ачыкланган, ләкин вируслы энцефалит табылмаган. Талпан инфекцияләре йоктыру очраклары әлегә теркәлмәгән.
Ведомствода билгеләп үтүләренчә, 14 апрельдән паркларда һәм массакүләм ял итү урыннарында талпанга каршы акарицидлы эшкәртүләр башланган, 26 гектарда бу эш башкарылган инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз