news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан таксистлары Apple Pay һәм Google Pay аша түләмәүне сорый

Онлайн-түләүдә өзеклекләр турында «Ситимобил», «Uber» каршеринг һәм такси сервислары белдерә.

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Бөтен Россиядә, шул исәптән Казанда да, такси сервисларыннан кулланган өчен Apple Pay һәм Google Pay аша түләгәндә өзеклекләр күзәтелә башлады. 

Алданрак хәбәр ителгәнчә, Евросоюз һәм АКШ билгеләгән санкцияләргә эләккән банкларның клиентлары түләүләрне онлайн башкара алмаска мөмкин.  

Онлайн-түләүдә өзеклекләр булуы турында «Ситимобил», «Uber» каршеринг һәм такси сервислары белдерә. Мондый кисәтүләр такси кушымталарында барлыкка килгән, шуңа күрә клиентларга түләүнең башка вариантларын сайларга киңәш итәләр. 

«Кайбер банкаларда такси өчен Apple Pay һәм Google Pay аша түләп булмаска мөмкин. Бу очракта акчалата яки карта белән түләргә кирәк булачак», — дип хәбәр итә РБК, такси сервисларының берсенә сылтама белән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot