news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан тагын бер Универсиада үткәрүгә дәгъва белдерә

Казан 2012 елда узачак I Ауропа студентлар уеннары үткәрүгә гариза бирде

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Кристина Иванова). Казан 2012 елда узачак I Ауропа студентлар уеннары үткәрүгә гариза бирде. Бу хакта бүген Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев белдерде.
Марат Бариев белдерүенчә, 2012 елда узачак Ауропа универсиадасын үткәрүгә дәгъва белдереп 6 шәһәр гариза биргән, алар исәбендә Казан да бар. Шулай ук Испания, Польша, Португалия һәм башка илләр дә ярышларны кабул итәргә теләк белдергән. Министр сүзләренчә, Ауропа универсиадасы – 2012 спортның 9 төре буенча узачак.
Марат Бариев I Ауропа студентлар уеннарының башкаласы турындагы карар 2010 елның икенче кварталында EUSA башкарма комитетында кабул ителәчәк, дип белдерде. Министр фикеренчә, 2012 елда узачак Ауропа универсиадасы башкаласы булу Казанга 2013 елгы Бөтендөнья студентлар уеннарын үткәрүгә ныклы әзерлек үтәргә мөмкинлек була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100