Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казан табибы Резидә Бодрова "2004 елның иң яхшы табибы" Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады
Казан табибы Резидә Бодрова "2004 елның иң яхшы табибы" Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады
(Казан, 25 гыйнвар, "Татар-информ", Ирина Ксенофонтова). Республиканың клиник дәвалау хастаханәсенең (Казан) табиб-физиотерапевты Резидә Бодрова "2004 елның иң яхшы табибы" Бөтенроссия конкурсының "Иң яхшы табиб-реабилитолог" номинациясендә җиңүгә иреште. Быел Россия Федерациясенең 80 субъектыннан 520 табиб катнашкан конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы Мәскәүдә үтте.
Россия конкурсында Татарстанны тәкъдим иткән табибның хезмәт юлында - Казан дәүләт университетының кызыл дипломы, 12 ел клиникада эшләү, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының рәхмәт хаты. Р.Бодрова көндәлек табиб хезмәтен КДМУның эчке авырулар кафедрасында физиотерапия курсы буенча фәнни хезмәт белән үреп бара. Ул - ТР Физиотерапевт һәм курортологлар җәмгыяте әгъзасы, 50дән артык фәнни эшләр һәм 9 рационализатор тәкъдим авторы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз