news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан табибы Әлмәттә яшәүче 11 айлык баланың үпкәсеннән чикләвек кисәкләре алган

Әлмәттә бер яше дә тулмаган бала чикләвек белән тончыккан. Аны коткару өчен Балалар республика клиник хастаханәсе табибы килгән. Бу хакта «Татар-информ»га клиника матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Әлмәт табиблары Балалар республика клиник хастаханәсенә шалтыраткан һәм 11 айлык баланың үпкәсендә чит әйбер булуы турында сөйләгәннәр.

Төнлә Казан хирургы Ибраһим Муртазалиев Әлмәт шәһәренә кузгалган. Ул баланың бронхларыннан бронхоскоп белән чит әйберне алган. Баланың чикләвек белән тончыкканы ачыкланган. Кайбер мәгълүматлар буенча бала аны абыйсыннан алган.

Балалар республика клиник хастаханәсендә сөйләүләренчә, табиб шактый зур чикләвек кисәкләре алган.

«Табиблар ата-аналарны балаларга карата игътибарлы булырга өнди. Балаларга үз иминлекләре турында аңлатырга кирәк», - диделәр клиника матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100