news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан табиблары яман шеш белән авыручы хатын-кызга махсус наркоз белән операция ясаган

Казан Республика клиник хастаханәсендә бавырында яман шеш булган 73 яшьлек хатын-кызга махсус наркоз белән операция ясаганнар. Бу хакта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

2022 елда Лениногорскида яшәүче хатын-кызның кыршау эчәгендәге яман шеш тапканнар. Ул вакытта аңа Республика клиник онкология диспансерында операция ясап, химиотерапия курсы үткәргәннәр. Әмма узган елда яман шеш кабат барлыкка килгән – бу юлы ул бавырда һәм бавыр эче үт юлында булган. Пациентның шулай ук миастения, аорта һәм йөрәк капкачлары атеросклерозы, гипертония һәм йөрәк ритмы бозылу кебек чирләре дә булган. Бу операция вакытында махсус наркоз куллануны таләп иткән.

«Миастения аркасында классик наркоз куллану куркыныч. Операция пациентны озак вакытка үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратына тоташтыруны таләп итәргә мөмкин. Икенче төрле әйткәндә, мондый пациентны аппараттан мөстәкыйль сулыш алуга күчерү авыр, кайвакыт бу процесс берничә көнгә сузыла. Бу дару терапиясенең үзенчәлекләре белән бәйле», – диелә хәбәрдә.

Табиблар берничә ел элек Бөекбританиядәге коллегаларыннан алган тәҗрибәне кулланган. Хәзер безнең анестезиолог-реаниматологлар катлаулы очракларда операция вакытында башка төрле дарулар куллана ала. Бу методика ярдәмендә анестезиологлар пациентны үткәрәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратыннан операция тәмамланганнан соң реанимация палатасында ук аера.

Операция уңышлы узган. Хәзер пациентны химиотерапия этабы көтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot