Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан табиблары өстенә футбол капкасы ауган егетнең битен яңадан торгызган
Татарстан Республика клиник хастаханәсе табиблары өстенә футбол капкасы ауган 21 яшьлек егеткә катлаулы операция ясаган һәм аның битен элеккеге хәленә кайтарган. Бу хакта клиниканың матбугат хезмәте хәбәр итә.
Түбән Камадан яшь тренер иптәшләре белән уйнаганда имгәнгән. Авыр тимер капка егетнең өстенә ауган. Аның бик күп бит сөякләре сынган һәм берничә теше төшкән.
Хирургия бүлеге табиблары дүрт сәгать дәвамындам пациентның битен яңадан «җыйган». Егетнең сөякләрен тиешле урынга кайтару өчен махсус мини-пластиналар кулланылган. Операция уңышлы узган, хәзерге вакытта егетнең бите төзәлгән. Алда аны тагын бер мөһим этап — югалткан тешләре урынына имплантлар кую көтә.
.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз