news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан табиблары оча өлешенә зур зыян килгән пациенткага катлаулы операция ясаган

“Медицина университеты клиникасы”нда оча хирургиясе белән шөгыльләнүче тәҗрибәле белгечләр эшли.

(Казан, 9 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Медицина университеты клиникасы”ның В.Крупин исемендәге хирургия клиникасы табиблары оча эндометриозы булган пациенткага катлаулы операция ясаган. Аның туры эчәклеге, ректовагиналь бүлгесе, күкәйлекләре һәм корсак асты куышлыгына зарар килгән булган. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

32 яшьлек ханым клиникага оча өлешендә даими авыртулар булуга зарланып килгән. Табиблар бик зур зыян килгәнен ачыклаган, нәтиҗәдә, мультидисциплинар караш, ягъни берничә табибның дәвалау юлын бергәләп хәл итүе кирәк булган. Гинекологлар һәм колопроктологлар аналык җиңсәсенең туры эчәклегенә резекция үткәргән, корсак артындагы эндометриод төеннәрне, күкәйлекләрдәге эндометриод кисталарны алып ташлаган. Операция 5 сәгать дәвам иткән. Хәзер пациентка үзен яхшы хис итә, амбулатор дәвалануга җибәрелгән.

Бу соңгы елда “Медицина университеты клиникасы”нда башкарылган шундый өченче операция. Сәламәтлек саклау министрлыгы бу учреждениедә оча хирургиясе белән шөгыльләнүче тәҗрибәле белгечләр эшләвен билгеләп үтә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100