news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан табиблары көнбагыш белән тончыккан бер яшьлек кызны коткарган

Казан табиблары көнбагыш белән тончыккан бер яшьлек кызны коткарган
Фото: Альмир Абашевның МАКСтагы каналы

Казанда Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары уң бронхына көнбагыш кереп, шуның аркасында сулый алмаган бер яшьлек кызны үлемнән коткарган. Бу хакта социаль челтәрләрдә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Альмир Абашев хәбәр итә.

Сулыш юлларына кергән теләсә нинди чит әйбер бер яшьлек бала өчен үлем куркынычы тудыра. Сабыйларда бронхларның диаметры – берничә миллиметр, шуңа күрә кечкенә генә көнбагыш та сулыш алуны туктатырга сәләтле.

Баланы коткару өчен табиблар бронхоскопия — чит предметны кисемсез алырга мөмкинлек бирә торган операция ясаган. Операция уңышлы үткән. Хәзерге вакытта кыз табиблар күзәтүе астында. Аның тормышына берни дә янамый.

news_right_1
news_right_2
news_bot