news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан табиблары имплантантлар буенча күрсәтмә дәресләр алачак

1-15 март көннәрендә Казан дәүләт медицина академиясенең ортопедик стоматология кафедрасында теш табиблары, ортопедлар һәм хирурглар “Клиник имплантология” темасына белемнәрен күтәр

(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”). 1-15 март көннәрендә Казан дәүләт медицина академиясенең ортопедик стоматология кафедрасында теш табиблары, ортопедлар һәм хирурглар “Клиник имплантология” темасына белемнәрен күтәрә алачак.
Цикл кысаларында ике күргәзмә дәрес оештыру планлаштырыла. Беренче дәрес вакытында операция бүлмәсендә пациентларга имплантантлар куелачак. Ә икенче дәрес теш техникасы лабораториясендә имплантантларда протез урнаштыру буенча узачак. Дәресләрдә медицина фәннәре докторы, профессор Владимир Путь лекция укыячак, дип хәбәр итә Казан дәүләт медицина академиясенең рәсми сайты.

news_right_1
news_right_2
news_bot